Гомуми мәгълүмат

Омск өлкәсенең төньягында урнашкан. 1925 елда оештырыла. Үзәге – Знаменское авылы.

Халык саны – 11518 кеше (2016 ел). Татарлар саны – 773 кеше (2010 ел).

Татарларның төп яшәү урыннары – Качуково (2016 елда – 270 кеше), Усть-Тамак (94), Курманово (63), Кече Кова (33) авыллары.

Татар җәмгыяте тормышы

XVI йөз ахырында Себер ханлыгы Россиягә кушылгач, районда Идел һәм Урал буе татарлары яши башлый. Күпләп күченүләре XIX йөзнең икенче яртысында күзәтелә. Татар халкы терлекчелек, аучылык, балыкчылык һәм җыючылык белән шөгылләнә.

1924 елда Качуково авылында татар башлангыч мәктәбе ачыла. Якынча 1955–1956 елларга кадәр авыл мәктәпләрендә татар теле укытыла.

Хәзерге вакытта Усть-Тамак (2010 елдан) һәм Качуково авылларында мәчетләр эшли.