Биографиясе

1852 елның 11 мае, Тобол губернасы Петропавловск шәһәре, хәзер Казакъстан Республикасы — 1924 ел, Казан.

Тобол руханилар семинариясен (1872), Казан руханилар академиясен (1876) тәмамлый.

Н.П.Остроумов һәм В.Т.Тимофеев шәкерте.

1874–1976 елларда, студент чагында, «Мөхәммәд динендәге кимчелекләргә искәрмәләр белән христиан диненә кыскача аңлатма» буенча Казан үзәк керәшен татарлар мәктәбендә лекцияләр укый, 1874 елда миссионерлык эше белән керәшен татарлар яшәгән җирләргә — Казан губернасы Мамадыш өязенә җибәрелә. Бу сәфәре, башлыча, аның киләчәктәге фәнни тикшеренүләренең асылын билгели, «Казан губернасы Мамадыш өязендәге керәшен татарларның дини-әхлакый хәле турында язма» («Заметка о религиозно-нравственном состоянии крещёных татар Казанской губернии Мамадышского уезда», 1875) хезмәте өчен мәгълүматлар туплау мөмкинлеге бирә.

1876 елдан Казан руханилар академиясендә: инспектор ярдәмчесе, 1877 елдан приват-доцент, 1885 елдан доцент, 1887 елдан экстраординар профессор, 1906 елдан атказанган экстраординар профессор, 1911 елдан миссионерлык мөселманнарга каршы фәннәр кафедрасы штаттан тыш профессоры.

1878 елда Изге Гурий борадәрлеге советы составына һәм Борадәрлекнең эш кәгазьләрен алып баручы вазифасына сайлана.

1899–1914 елларда (1885–1886 елларда һәм 1904–1906 елларда бүленеп) Борадәрлек сәркәтибе. Бу оешма вәкиле буларак, православиене пропагандалау һәм ислам йогынтысын киметү максатында, М. Казан губернасының барлык өязләрендә булып чыга.

1882 елдан «Исламга каршы миссионерлык җыентыгы»ның («Миссионерский противомусульманский сборник»; 1892–1915 елларда комиссиясенең казначее һәм эшләр идарәчесе, 1915 тән цензор) редакция комиссиясе әгъзасы. 1885–1887 елларда Сүриядә, Палестинада, Мисырда, Гарәбстанда командировкада була, гарәп телен һәм мөселман илаһият әдәбиятын өйрәнә.

Машанов Казан руханилар академиясе китапханәсенә 80 ләп китап һәм кулъязма җибәрә. Сәфәрдән кайткач, «Европа христианнары мөселман Шәрегында» («Европейские христиане на мусульманском Востоке», 1889) дигән китабын бастыра. 1889–1916 елларда Казан миссионерлык курсларында «илаһият энциклопедиясе», «Мөхәммәд кануны тарихы һәм аны фаш итү», гарәп теле буенча лекцияләр укый. 1892 елдан Изге Гурий борадәрлегенең тәрҗемә комиссиясе рәисе. Бер үк вакытта, 1900–1916 елларда, Казан губерна статистика комитетының хакыйкый әгъзасы. 1905 елның мае-июнендә Санкт-Петербургта узган шәркый әҗнәбиләр мәгарифе мәсьәләләре буенча махсус киңәшмәдә Машанов «Изге Гурий борадәрлеге мәктәпләренең бүгенге хәле» дигән доклад белән чыгыш ясый, Н.И.Ильинский программасын киләчәктә дә куллануны, мәктәпләрнең санын арттыруны, укытучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүне хуплый. 1905–1906 елларда «Церковно-общественная жизнь» журналы мөхәррирләренең берсе. 1910 елда миссионерлар съезды эшендә (Казан, 13–26 июнь) катнаша, «Мөхәммәд динендәге татарларның бүгенге хәле һәм аларның башка әҗнәбиләргә карата мөнәсәбәте» дигән доклад белән чыгыш ясый, анда исламның рус булмаган халыкларга зур йогынты ясавын билгеләп үтә. Машанов, акрынлап, мөселман татарлар арасында алга таба да актив миссионерлык эшчәнлеге алып баруның нигезсез булуы турындагы фикергә килә. 1912 елда «Инородческое обозрение» журналы мөхәррире. 1919–1920 елларда Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институтында Көнчыгыш Россиядә ислам тарихы, ислам гыйлеме һәм гарәп теле буенча курслар укый, профессор  (1920). 1921 елның 18 мартында, Казан руханилар академиясенең законсыз нигездә эшләве турындагы эш кузгатылып, 19 профессорның берсе буларак кулга алына. Шартлы рәвештә бер елга концлагерьда тотылуга хөкем ителә, соңрак иреккә чыгарыла.

Хәзерге Шәрекъны өйрәнү фәнендә Машанов гарәпләрнең исламга кадәрге инануларын өйрәнгән төп галимнәрнең берсе булып санала. Үзенең хезмәтләрендә ислам хөкем сөрүенең төрле аспектларын, Мөхәммәд пәйгамбәрнең эшчәнлеге, исламда никах, хатын-кызның тоткан урыны, исламның дин буларак үсешендә гарәпләрнең роле һ.б. мәсьәләләрне тикшерә.

1887–1924 елларда Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте советы әгъзасы.

Бүләкләре

4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре               

Мухаммеданский брак в сравнении с христианским браком в отношении их влияния на семейную и общественную жизнь человека. К., 1876;

Очерк быта арабов в эпоху Мухаммеда как введение в изучению ислама. Ч. 1. Очерк религиозного быта арабов-язычников в эпоху Мухаммеда. К., 1885;

Европейские христиане на мусульманском Востоке. К., 1889.

Әдәбият       

Бердников И.А. Краткий очерк учебной и учёной деятельности Казанской духовной академии за пятьдесят лет её существования. 1842–1892 гг. К., 1892;

Мазитова Н.А. М.А.Машанов и проблемы исследования ислама в Казани в конце XIX — начале XX вв. // Историография Ирана нового и новейшего времени. М., 1989;

Хабибуллин М.З. Михаил Александрович Машанов — профессор Казанской духовной академии, миссионер и исламовед. К., 2006.

Автор — М.З.Хәбибуллин