Бима елгасының (Кырыкмас, Иж елгалары бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 14,6 км, бассейнының мәйданы 62 км2. Әгерҗе районы территориясе буйлап ага. Елга башы Пеләмәш авылыннан 5,8 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Бима авылыннан 3 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 193 м, тамагыныкы – 115 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 26%.

Олы Пеләмәшнең 7 км га кадәр озынлыктагы кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,34 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,26-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа.