Тарихы

Авыл XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. XVIII йөз башында – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке йомышлы татарлар, XVIII йөз урталарында ясаклылардан күчерелә һәм лашманлык хезмәтенә беркетеләләр), якынча 10% ы чукындырылган дип исәпләнә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

1882 елда яңа беренче мәххәллә мәчете төзелә. 1880 елда икенче мәхәллә мәчете салына (беренче имам-хатибы – Ә.Фазлуллин).

XX йөз башында шулай ук 2 мәдрәсә (1909 елда 75 ир бала һәм 70 кыз бала укый), 2 җил тегермәне, тимерчелек, 5 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1291,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Цивильск өязе Яңа Кавал волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан – Норлат, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән районында.

Хәзер Күгеш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Нариманов исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Х.Адиев). 1954 елдан авыл − зурайтылган Вахитов исемендәге колхоз (үзәк утары Күгеш авылында, 1994 елдан күмәк предприятие, 2000 елдан Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте составында (кырчылык, ит терлекчелеге).

Мәдәният

Клуб (1938 елдан), медпункт, мәчет (1995 елдан) эшли. Төзекләндерелгән “Әрә чишмәсе” бар.

Күренекле кешеләре

Б.Низамиев (1901−1976) – фольклор әсәрләре җыючы, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты фондына 2 меңгә якын татар халык авыз иҗаты әсәрләре язмаларын җыеп тапшыра;

В.С.Сафин (1919−2003) – Социалистик Хезмәт Герое, “Серго исемендәге завод” җиештерү берләшмәсе слесаре (1938−1980 елларда), Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

М.Ә.Фазлуллин (1883−1964) – педагог, тел белгече, СССР Педагогия фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры;

Ф.С.Йосыпов (1926−1982) – травматолог-ортопед, медицина фәннәре докторы, ТАССРның атказанган табибе.

Халык саны

1782 елда — 243 ир заты;
1859 елда — 1195,
1897 елда — 1798,
1908 елда — 1921,
1920 елда — 1599,
1926 елда — 1085,
1938 елда — 1026,
1949 елда — 601,
1958 елда — 442,
1970 елда — 386,
1979 елда — 303,
1989 елда — 179,
2002 елда — 120,
2010 елда — 86,
2017 елда — 77 кеше (татарлар).