Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
(Vaucheria), саргылт-яшел суүсемнәр ыругы
ТРда сулыклар төбендә һәм иркен йөзүче җеп төркемнәре рәвешендә – су өстендә, шулай ук дымлы туфракларда яшел хәтфә кәс барлыкка китереп үсәләр.
Вошерия – яшел, ботакланган җеп, бүленгесез көпшәсыман куышлык, целлюлозалы тышча белән уратып алынган һәм бик күп хлорофилл бөртекләре һәм күзәнәк төше протоплазмасы булган бер гигант күптөшле күзәнәк. Вегетатив үрчү җепләр өзелү юлы белән бара, җенессез юл белән күп төшле күп камчылы зооспоралардан үрчи.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.