Россиядә эксперименталь фармакологиягә нигез салучыларның берсе.

Биографиясе

1830 елның 7 марты, Витебск губернасы Залесье имениесе – 1916 елның 3 августы, Казан.

1854 елда Санкт-Петербург медицина-хирургия академиясен тәмамлый, шунда ук 1854–1865 елларда хәрби госпитальдә эшли. 1865–1868 елларда Германиядә стажировка үтә. 1869 елдан Казан университетында, фармакология кафедрасы оештыра, 1916 елга кадәр кафедрасы мөдире һәм профессоры.

Чума, холера, тиф эпидемияләрен бетерүдә катнаша; халык алдында лекцияләр сөйли.

Санкт-Петербург хәрби медицина академиясе, Юрьев (хәзер Тарту) университетының шәрәфле әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

Даруларның фармакологик тәэсире мәсьәләләре, йөрәк эшчәнлегенә гликозидлар, мускарин һәм атропин алкалоидларының физиологик тәэсире буенча классик хезмәтләр авторы.

Беренче булып, тәҗрибә юлы белән борынның лайлалы тышчасындагы сизү нерв очлыкларын хлороформ парлары белән ярсытып, йөрәкне рефлектор туктату мөмкинлеген исбатлый.

Фармакология дәреслекләре авторы.

Хезмәтләре

Руководство к фармакологии (Рецептура). Казань, 1882;

Основы фармакологии и рецептуры. СПб., 1900;

Сравнительная анатомия, физиология и фармакология кровеносных и лимфатических сосудов. Казань, 1903–1904. Т. 1–2.