- РУС
- ТАТ
балет артисты, балетмейстер, педагог, РСФСРның халык артисты (1983)
1955 елның 21 маенда Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәрендә туа.
Пермь хореография училищесен (1973, педагоглары Ю.Плахт, Л.Мосалова, И.Шаповалов), Чиләбе мәдәният һәм сәнгать институтын (1995, балетмейстер белгечлеге буенча) тәмамлый, хореография укыта.
1973–1995 елларда Чиләбе опера һәм балет театрында балет солисты, 1995–2000 дә балет труппасының сәнгать җитәкчесе.
2002 елдан Мәскәү мәдәният һәм сәнгать университетының Ханты-Мансийск филиалында хореография кафедрасы мөдире.
А.Ә.Моңтаһиров Альфред ролендә (Дж. Верди музыкасына «Камелияле ханым» балеты)
Төп хореографик партияләре: Альберт («Жизель», А.Адан), Зигфрид («Аккош күле», П.Чайковский), Солор («Баядерка», Л.Минкус), Ромео («Ромео һәм Джульетта», С.Прокофьев), Ржевский («Гусар балладасы», Т.Хренников), Касыйм («Анам кыры», К.Молдобасанов), Адәм («Дөньяның яралуы», А.Петров), Тиль («Тиль Уленшпигель», И.Глебов), Тореро («Кармен-сюита», Ж.Бизе — Р.Щедрин), Яшүсмер («Диалоглар», Д.Шостакович), Остап Бендер («Унике урындык», Г.Гладков), Модест Петрович («Анюта», В.Гаврилин) һ.б.
Моңтаһиров — югары профессиональлеккә һәм тәэсирле актёр уенына ирешкән биюче. Лирик-романтик рольләрне дә, характерлы, гротесклы рольләрне дә гаҗәеп оста башкара. 1990 елларда чит илләрдә С.Прокофьевның «Ромео һәм Джульетта» (Бухарест, Румыния), А.Аданның «Жизель» (Мерсин шәһәре, Төркия) һ.б. балетларны куя. СССРның халык артисты Е.Максимовага багышланган Халыкара балет фестивале проекты авторы (2000 елдан Чиләбе шәһәрендә ел саен уздырыла).
Казанда берничә тапкыр Р.Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале спектакльләрендә катнаша.
Автор — В.Н.Горшков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.