Эчтәлек

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Урта Курса авылы урамы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл һәм мәдәният йорты

Татарстанның Арча районы Урта Курса авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

1940 елларга кадәр Түбән Курса авылы составында. Оешкан көненнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан Арча районында.

Хәзер Урта Курса авыл җирлеге үзәге.

1940 елларга кадәр авыл “Көрәш Курса” колхозы (Түбән Курса авылы) составына керә. 1942 елда авыл аерым “Авангард” колхозына аерылып чыга. 1951 елдан – берләштерелгән “Авангард” колхозы, 1959 елдан “Курса” колхозы составында. 1990 елда “Курса” колхозы составында аерылып чыга. 2004 елдан “Курса МТСы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда урта мәктәп (1935 елдан), “Ләйсән” балалар бакчасы (1980 елдан, 2007 елдан яңа бина төзелә), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, “Мөхәммәдвафа” мәчете (2014 елдан) эшли.

1965 елда мәктәп каршында туган як музее ачыла, анда 1 меңнән артык саклау берәмлеге бар, оештыручысы – Г.Х.Бакиров.

Авылның төньяк-көнчыгышындарак “Курса соры челән колониясе” зоология табигать истәлеге (1893 елдан билгеле) бар.

Фотограф Шакиров Р.Н. «Мөхәммәтвафа» мәчете

Татарстанның Арча районы Урта Курса авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Изгеләр чишмәсе

Татарстанның Арча районы Урта Курса авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1949 елда – 369,
1958 елда – 240,
1970 елда – 101,
1979 елда – 173,
1989 елда – 190,
2002 елда – 201,
2010 елда – 217,
2015 елда – 207 кеше (татарлар).

Фотограф Шакиров Р.Н. Балалар бакчасы мәйданчыгы

Татарстанның Арча районы Урта Курса авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы