Тарихы

XVI йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре (1797 елга кадәр – сарай) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 615,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Үби волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Звезда авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Успех” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Д.Янгалаков, башка мәгълүматлар буенча – П.Н.Жилкин). 1950 елда берләштерелгән “Слава Сталину” колхозына керә, 1957 елдан “Дружба” колхозы (Хорновар-Шигали авылы) составында.

1996 елдан “Дружба” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Шигали” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008 елдан “Колос” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Шигали” филиалы, 2010 елдан “Корм Дрожжановский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Шигали” филиалы, 2015 елдан колхоз җирләре “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” һәм “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре карамагында, шулай ук “Афанасьев А.В.” һәм “Клементьева О.Г.” крәстиян-фермер хуҗалыклары фермерлары тарафыннан арендага алына.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2014 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Авылда клуб (1948 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2005 елдан) бар.

Клуб каршында “Шанчак” чуаш фольклор коллективы (1982 елдан, оештыручысы – Л.Н.Алексеева), “Фламинго” балалар хореография коллективы (1998 елдан, оештыручысы – М.И.Чернова) эшли.

Күренекле кешеләре

С.П.Скворцова (1974 елда туган) – спортчы, тренер, җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт остасы, РФ чемпионы, ярыммарафон буенча России Кубогы иясе.

Халык саны

1880 елда – 250,
1897 елда – 314,
1913 елда – 431,
1920 елда – 448,
1926 елда – 507,
1938 елда – 577,
1949 елда – 540,
1958 елда – 523,
1970 елда – 497,
1979 елда – 342,
1989 елда – 215,
2002 елда – 197,
2010 елда – 148,
2018 елда – 127 кеше (чуашлар).