Биографиясе

1897 елның 21 сентябре, хәзерге Башкортстан Республикасы, Гафури районы Ялгыз Каен авылы – 1990 елның 30 гыйнвары, Уфа.

1942 елга кадәр колхозда эшли.

1942 елның гыйнварыннан Кызыл Армиядә, 1943 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 134 нче аерым гвардия саперлар батальоны сапёры (1 нче гвардия танк армиясенең 11 нче гвардия танк корпусы). Төньяк-Көнбатыш, Воронеж, 1 нче Украина, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украинаны, Польшаны азат итүдә, Берлинга һөҗүм операциясендә (1945) катнаша.

1944 нең 30 июлендә Көнбатыш Буг елгасын кичкәндә Сокаль шәһәре (Львов өлкәсе) янында барган сугышта батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң Уфа шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2.

Звезды доблести боевой. Львов. 1968.

Алещенко Н.М. Долг и подвиг. М., 1981.