Биографиясе

1846 елның 30 августы, Казан губернасы, Зөя өязе Горные Моркваши авылы — 1905 елның 25 декабре, Казан.

Н.А.Виноградов шәкерте.

1869 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлагач, 1870–1872 елларда Чабаксар шәһәрендә земство хезмәтендә, табиб. 1872 елдан Казан университетында: госпиталь терапиясе клиникасында (1875 елга кадәр), 1876–1894 елларда диагноз кую кафедрасы профессоры, 1894 елдан госпиталь терапиясе клиникасы, 1903 елдан факультет терапиясе кафедраларында; атказанган профессор (1900).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре диагноз кую мәсьәләләренә, чәчәк авыруын булдырмау, аускультация ысулларына карый.

Котовщиков гамәли табиб буларак киң таныла.

Эчке авыруларны клиник тикшерү ысуллары буенча кулланма авторы.

Казан табибләре җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы.

Хезмәтләре  

Способы определения азотной и азотистой кислот (в разведённых растворах) индиго-серною кислотою. К., 1875;

Исследование органов груди и живота. К., 1881; О вакцинации в период нагноения натуральной оспы. К., 1899.

Әдәбият  

Биографический словарь профессоров и пре­подавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2;

Казем-Бек А.Н. Николай Иванович Котовщиков, профессор: Некролог // Казан. медицина журн. 1905. № 5.