XVIII йөз.

Оренбург губернасының Минзәлә өязе Дәвек авылында укыган елларында «Ике сукыр» (1780 ел тирәсе) балладасын яза.

Кулъязмасы Татарстан Республикасының Дәүләт музеенда саклана.

Әсәрләренең төп темасы – мохтаҗларны кызгану, бозыклыкны тәнкыйтьләү.

Балладаның чәчмә варианты Таҗетдин Ялчыголның «Рисалә-и Газизә» (1795 ел) китабында урын алган һәм татарлар арасында киң танылган.                                

Автор – М.И.Әхмәтҗанов.