- РУС
- ТАТ
(Myriophyllum), су чыршысы, су чыршычалары семьялыгыннан күпьеллык су һәм сазлык үсемлекләр ыругыннан
45 ләп төре билгеле, бөтен җир шарында таралган.
ТРда 2 төре – башаклы бака чыршысы (M. spicatum) һәм боҗралы бака чыршысы (M. verticillatum) үсә. Тын һәм әкрен ага торган суда үсә.
5-150 см озынлыкта. Сабагы көпшәсыман, ботаклы, яфраклар белән капланган. Яфраклары боҗралы, каурыйсыман телмә җепселле. Чәчәкләре вак, аксыл яки ал төстә, башаксыман чәчәк төркемен хасил итә. Җимеше – күп төш. Июнь-июль айларында чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә. Күбесенчә кышлаучы бөреләрдән һәм чыбыкчалардан үрчи. Балыкларның уылдык чәчү урыны.
Аквариумнарда үстерелә.
Башаклы бака чыршысы
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.