Тарихы

1710 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, урман кисү, такта яру, сатуга балык тоту өчен ятьмәләр үрү тарала.

1879 елда – авылда мәктәп, 1890 елда агач ике катлы приход семинариясе ачыла. 1898 елда аерым биналар төзелә башлый, 1910 елда анда 2 мәктәп – чиркәү-приход һәм ике сыйныфлы укытучылар мәктәбе ачыла.

XX йөз башында авылда Казан-Богородица чиркәве (1890 елда Н.И.Ильминский башлангычы белән төзелә, XX йөздә җимерелә), чиркәү-приход мәктәбе (1891 елга кадәр – Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе), Халык мәгарифе министрлыгының кыз балалар училищесе (1899 елда башлангыч белем мәктәбе җирлегендә ачыла), су тегермәне, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 560,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Комазан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Дүсмәт авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красный партизан” колхозы (беренче рәисе – М.Васильев) оештырыла. 1951 елдан “Чулпан” колхозы составында (анда колхоз идарәсе урнаша). 1962 елда “Таң” колхозы итеп үзгәртелә (Дүсмәт (үзәк утары), Комазан башы, Иске Комазан, Акман авыллары).

1953–1995 елларда колхоз белән З.Ш.Һадиуллин җитәкчелек итә.

1994 елда “Таң” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә, инвестор “Вамин Татарстан” га күчә. 2002 елдан – “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2002–2006 елларда – “Таң” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Сөт иле “Нократ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы, 2016 елдан – “Нократ” агросәгәгать комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (инвесторы – Р.М.Мотыйгуллин).

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, кошчылык, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елдан соң чиркәү-приход мәктәбе җирлегендә “II дәрәҗә Бердәм хезмәт мәктәбе” ачыла. Тиздән мәктәп ябыла, аның бинасында балалар йорты урнаша.

1925 елда – семинария җирлегендә җидееллык мәктәп, 1927 елда крәстиян яшьләр мәктәбе ачыла, 1961 елда – сигезьеллык, 1966 елда урта мәктәп (1985 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында 1983 елдан “Туган як” төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, төп экспозицияләре авыл, колхоз, мәктәп тарихына, төбәкнең күренекле кешеләренә, крәстияннәр көнкүреше тарихына багышлана (оештыручысы – М.Я.Ефимов, җитәкчесе – З.В.Әхмәдиева).

Авылда балалар бакчасы (1968 елдан, 2007 елдан мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1991 елдан, аңа кадәр элекке чиркәү бинасында клуб буларак эшли), китапханә (1990 елдан), медпункт (беренче медпункт сугыштан соңгы елларда элекке рухани йортында ачыла, 1950 елларда күрше авылдан күчерелгән ике катлы бинада урнаша; 1967 елда бала тудыру бүлеге ачыла; 1969 елда яңа бинада; 1974 елда бала тудыру бүлеге ябыла; 1989 һәм 1998 елларда яңа биналар төзелә), Николай Чудотворец чиркәве (2009 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Җиңгәчәйләр” керәшен фольклор коллективы эшли (1976 елда оештырыла, өзеклек белән эшли, 2015 елда яңадан эшли башлый, 2017 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы һәм җитәкчесе – В.П.Спиридонов).

Күренекле кешеләре

М.С.Васильев (1936–1990) – журналист, партия хезмәткәре, “Советская Татария” газетасы мөхәррире урынбасары (1975–1985 елларда), “Почет билгесе” ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 55 ир-ат;
1859 елда – 253,
1897 елда – 408,
1906 елда – 504,
1920 елда – 552,
1926 елда – 359,
1949 елда – 370,
1958 елда – 374,
1970 елда – 462,
1979 елда – 391,
1989 елда – 354,
2002 елда – 363,
2010 елда – 327,
2017 елда – 286 кеше (керәшен татарлар – 92,3%, мөселман татарлар – 6,6%, марилар – 1,1%).