Биографиясе

1964 елның 18 июлендә Казан шәһәрендә туган.

1986 елда Казан химия-технология институтын (хәзер Казан технология университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук, җылылык техникасының теоретик нигезләре кафедрасында эшли, профессор (2002 елдан), бер үк вакытта өстәмә профессиональ белем бирү институтының директор урынбасары (2005 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре критик ноктаның киң диапазонында бер һәм күп компонентлы системаларның термофизик үзлекләренә, югары басым астында фазалар тигезләнешенә, үтә критик технологияләргә карый.

А.Н.Сабирҗанов оптик үтә күренмәле газ һәм сыеклыкларның җылылык һәм температура үткәрүчәнлеген тикшерә; сыеклык һәм үтә критик флюид системасындагы парга аз әйләнүчән матдәләрнең үзара эрүчәнлеген фаразлау һәм аларның фазада таралу коэффициентын билгеләү өчен энтропик охшашлык алымын эшли.

Хезмәтләре

Обобщение бинарной растворимости низколетучих жидкостей в сверхкритических флюидах // Теорет. основы хим. технологии. 2001. Т. 35, № 2 (автордаш).

Фазовые равновесия триэтиленгликоля и тетраэтиленгликоля со сверхкритическим пропаном // Теорет. основы хим. технологии. 2001. Т. 35, № 6 (автордаш).

Суб- и сверхкритические флюиды в процессах переработки полимеров. Казань, 2007 (автордаш).