Эчтәлек

Биографиясе

1838 елның 30 марты, Түбән Новгород губернасы, Түбән Новгород өязе Безводное авылы – 1912 елның 27 марты, Саратов гуернасы Хвалынск шәһәре.

Озак еллар дәвамында Ыргыз елгасы (Саратов губернасы) буендагы иске дин тарафдарлары скитларында яши.

1865 елдан Хвалынск шәһәрендәге Черемшан монастыренда.

Казан иске дин тарафдарларының Белокриницк епархиясенең беренче епискобы Пафнутий (Шикин) заманында хезмәт итә.

1893 елдан Казан епискобы. Иоасаф идарә иткән епархия Урта Идел һәм Вятка төбәкләрен били. 1905 елның 17 октябрь Манифесты чыкканнан соң, Иоасаф заманында Казан губернасы территориясендә 40 тан артык рәсми иске дин тарафдарлары приходы ачыла, күпсанлы гыйбадәтханәләр, шул исәптән Казанда Покров кафедраль соборы төзелә. Иске дин тарафдарлары съездларында актив катнаша.