Биографиясе

1923 елның 15 гыйнвары, Буа кантоны Кече Чынлы авылы – 1999 елның 10 марты, Буа шәһәре.

Свердлов өлкәсенең Карпинск шәһәре паровоз депосында слесарь булып эшли.

1941 елдан Кызыл Армиядә. 1942 елның апреленнән Бөек Ватан сугышында катнаша, ефрейтор, 21 нче армиянең 46 нчы укчы дивизиясе 314 нче укчы полкында автоматчы. Ленинград һәм 2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре белән Ленинград блокадасын өзүдә, Белоруссия, Польшаны азат итүдә катнаша.

1944 елның 28 июнендә Таммисуо (Финляндия, хәзерге Ленинград өлкәсе) торак пункты янында сугыш кырыннан яралы штаб башлыгын алып чыга, 1945 елның 15 гыйнварында Пультуск торак пункты (Польша) янындагы бәрелештә дошман траншеясына беренче булып бәреп керә; 1945 елның 2 апрелендә Данциг шәһәреннән (Германия, хәзерге Гданьск шәһәре, Польша) көньяк-көнчыгыштагы Нойендорф торак пункты янында разведчиклар төркеме белән дошман тылына үтеп керә, 32 дошман солдатын әсирлеккә төшерүдә батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң Буа шикәр заводында газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Лобода В.Р. Солдатская слава. М., 1967. Книга 2.

Вагапов И.М. Солдатская доблесть. Челябинск, 1968.

Дубров Б.И. Солдатская слава. Киев, 1987.