Чыгу вакыты

2018 елда нигезләнә. Рус телендә нәшер ителә.

Гамәлгә куючысы «Энтер Медиа» ҖЧҖ.

Җитәкчесе һәм баш мөхәррире Д.С.Гобәйдуллин.

Тематикасы

Басма шәһәр тормышы белән бәйле темаларны яктырта: шәһәр һәм урбанистика;  мәдәният һәм күңел ачу; ризык һәм гастрономия; мода һәм дизайн; кешеләр һәм оешмалар; спорт.

Басма төрле форматта материаллар чыгара: мәкаләләр, махсус проектлар, креатив видеороликлар, постлар, партнерлык интеграцияләре, шәһәр чаралары.

Басма күп кенә әһәмиятле проектларны тормышка ашыра, шул исәптән ел саен үткәрелә торган «Ел йомгаклары: Шәһәр, кешеләр, командалар» премиясе.  2025 елда бу чарага тартылучылар саны 6 млннан артып китте.

2021 елдан басма җирле проекттан региональ проектка әйләнеп бара, ул Санкт-Петербург, Уфа, Ростов-на-Дону, Самара һәм Саранск шәһәрләрендә тормышка ашырыла.