Тарихы

XVII йөздән мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында мәдрәсә, 6 җил тегермәне, ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1512,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Шәмәк волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Тәтеш районында.

Хәзер – Байраш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Яңа юл» колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Галиев). 1958 елда Х.Ямашев исемендәге колхозга (үзәк утары – Алабирде авылы) кушыла, 1963 елда хуҗалыкның исеме «Россия» дип үзгәртелә. 1990 елдан авылда – «Яңа юл» колхозы, в 1995–2009 елларда шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, «Яңа юл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1948 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1997 елда – урта (шул ук елда яңа бина төзелә), 2010 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1995 елда яңа бина төзелә), ктапханә (1934 елдан, 1995 елдан – мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2002 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Зәңгәр шәл» театр коллективы эшли (1979 елдан).

Халык саны

1782 елда – 81 ир-ат;
1859 елда – 763,
1897 елда – 1336,
1908 елда – 1384,
1926 елда – 1604,
1938 елда – 794,
1949 елда – 520,
1958 елда – 477,
1970 елда – 423,
1979 елда – 345,
1989 елда – 266,
2002 елда – 286,
2010 елда – 294,
2021 елда – 268 кеше (татарлар).