Биографиясе

1941 елның 18 сентябре, Дүшәнбе шәһәре, Таҗикстан ССР – 2021 елның 25 ноябре, Чаллы шәһәре.

Таҗик университетын тәмамлый (1972).

1965–1990 елларда Дүшәнбедә: пассажирлар транспорты берләшмәсендә, 1972–1974 елларда Таҗик политехник институтында, 1974–1982 елларда «Автотранссистема» җитештерү-техник берләшмәсендә сектор мөдире, бүлек мөдире, 1982–1986 елларда СССР Фән һәм техника дәүләт комитеты каршындагы Бөтенсоюз оештыру һәм идарә проблемалары фәнни-тикшеренү институтының Таҗикстан филиалында бүлек мөдире, 1986 елдан Таҗикстан ССР Дәүләт план комитетының Икътисад һәм планлаштыруның икътисади-математик ысуллары фәнни-тикшеренү институтында бүлек мөдире.

1990 елдан Кама политехник институтында (Чаллы шәһәре), икътисад факультеты деканы (1997–2007), Казан федераль университетының Чаллы институты икътисад, идарә итү һәм логистика кафедрасы мөдире (2007–2013), логистика һәм маркетинг кафедрасы профессоры (2013 елдан).

Хезмәтләре автотранспорт комплексы белән системалы-синергетик һәм базар мөнәсәбәтләре шартларында мөстәкыйль оешу ысулларын кулланып идарә итү мәсьәләләренә карый.

Шәһәрләр, төбәкләр, республикалар арасында транспорт-икътисад элемтәләрен; идарә итүнең, тармак һәм предприятиеләр икътисадының, маркетингның заманча формаларын тикшерә.

Хезмәтләре

Экономика автомобильного транспорта. Наб. Челны, 1997.

Организация и управление на автомобильном транспорте в условиях кризиса. Наб. Челны, 1999.

Управление грузовым автотранспортным комплексом. Системно-синергетический подход. СПб., 1999.

Экономика отрасли. Наб. Челны, 2005.

Әдәбият

Энциклопедия города Набережные Челны. Казань, 2007.