Биографиясе

1922 елның 15 ноябре, Арча кантоны Бишнә авылы – 1979 елның 19 августы, Казан шәһәре.

Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1950 ел), СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар теле лексикологиясе, фонетикасы, пунктуациясенә карый. Аның «Татар теле лексикологиясе» («Лексикология татарского языка») хезмәте югары уку йортлары өчен татар (1966) һәм рус (1969) телләрендә нәшер ителгән «Хәзерге татар әдәби теле» («Современный татарский литературный язык») дәреслегенә аерым бер бүлек буларак кертелгән. «Русча-татарча сүзлек»нең
(3 т., 1958) автордашы. В.Н.Хангилдинның татар тел белеменә караган «Татар теле грамматикасы» (1959), өч томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (1977–1981) кебек берничә зур хезмәтнең фәнни мөхәррире.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Татар теленең тыныш билгеләре. Казан, 1956.

Татар телендә тыныш билгеләре кагыйдәләре. Казан, 1963.