Тарихы

XVIII йөздә дворян Лакреев-Пановларның крепостной крәстияннәре тарафыннан нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук бакчачылык, столяр кәсепчелеге, курыс җебетү тарала.

XX йөз башында авылда башлангыч мәктәп, җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 544,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Колаңгы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Пятилетка” артеле оештырыла, 1957 елда “XVI партсъезд” колхозы (Фёдоровка авылы) составына керә, аннары “Память Ленина” колхозы итеп үзгәртелә. 1959 елда Маркс исемендәге колхоз составына керә (Мөрәле авылы). 1993 елдан – “Нива” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 1999 елдан авыл “Кайбыч балык хуҗалыгы” акционерлык җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1999 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли (Колаңгы тимер юл станциясе поселогына күчерелә). Клуб бар.

2016 елда Изге Троица чиркәве төзелә башлый.

Халык саны

1782 елда – 104 ир-ат;
1859 елда – 294,
1897 елда – 524,
1908 елда – 664,
1920 елда – 598,
1926 елда – 508,
1938 елда – 504,
1949 елда – 357,
1958 елда – 404,
1970 елда – 357,
1979 елда – 309,
1989 елда – 217,
2002 елда – 203,
2010 елда – 186,
2017 елда – 209 кеше (руслар).