1944 елның 19 февралендә оештырыла.

Үзәге — Ямаш авылы.

1920 елга кадәр территориясе Казан губернасының — Чистай, Уфа губернасының Минзәлә өязенә керә, 1920 елдан ТАССРның — Чистай һәм Минзәлә, 1921 елдан Чистай һәм Чаллы кантонында, 1930 елдан Яңа Чишмә һәм Акташ районнарында.

1948 елда Ямаш районы 23 авыл советын һәм 63 торак пунктны берләштерә. 1956 елда районның мәйданы 801,5 км2 була, 13 авыл советы һәм 43 торак пункт исәпләнә.

1956 елның 7 декабрендә Ямаш районы таркатыла, территориясе Акташ һәм Яңа Чишмә районнарына бирелә.