Тәхәллүсе, чын исеме һәм фамилиясе Фәтхетдинов Касыйм Фәтхетдин улы.

Биографиясе

1906 елның 10 октябре, Самара губернасы Татар Колмаеры авылы – 1943ел.

Әдәби тәхәллүсе — Демьян Бедный поэзиясе белән мавыгу нәтиҗәсе. 1920 елларда яза башлый.

1926 елдан Казанда эшчеләр факультетында укый, бер үк вакытта «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә, аннан соң күптиражлы газеталарда эшли.

Иҗаты

Беренче шигырьләре ил язмышына, ватандашларының тормышына багышлана. Баш геройлар — социалистик җитештерү эшчеләре, крәстияннәр. Шагыйрь җәмгыятьтәге үзгәрешләргә — авылның яңарышына, яңа кеше тууга, яңалык белән искелек көрәшенә дан җырлый («Ызансыз кырлар» поэмасы, 1929).

Фәтхи Демьян әсәрләрендә эшчеләр образлары, завод цехлары заманча рухта гәүдәләнә. «Тальян» (1929), «Бояр урманында» (1930), «Металл тавышлары» (1931) җыентыкларындагы шигырьләре образлы фикерләү, үзенчәлекле стиль белән аерылып тора. 1930 елларда туган як табигате, гаилә һәм әхлак мәсьәләләре, ил оборонасын ныгыту ихтыяҗы, тынычлык саклауның әһәмияте турында күп яза. Фәтхи Демьянның төп эстетик принцибы — шигырьне сөйләм теленә якынайту. Бу үз чиратында строфика, ритмика, рифмаланыш үзгәрешләрендә чагыла. Кайвакыт халык сүзләре белән күп мавыгу артык гадилеккә, прозаизмга, шигърият өлкәсендәге югалтуларга, ә үзен акламаган «оригинальлек» сәнгать образын катлауландыруга, язылганны кабул итү кыенлыгына китерә. Темалар һәм идеяләр өлкәсендә, сәнгатьчә сурәтләү алымнары куллануда (риторик сораулар һәм мөрәҗәгатьләр) Һ.Такташ иҗатының йогынтысы сизелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша; 1943 елда Кантемирово авылы (Воронеж өлкәсе) янындагы сугышларның берсендә батырларча һәлак була.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.            

Автор — Р.Р.Мусабәкова