- РУС
- ТАТ
Кулъязма китаплар Казанда Болгар чорында ук кулланылышта була. Казан ханлыгында Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы, Мөхәммәдәмин, Мөхәммәдьяр, Колшәриф һ.б. авторларның әсәрләре күчермәләре киң таралыш ала.
XVI йөз уртасыннан Казанда рус телендәге кулъязма китаплар (дәреслекләр, дини, соңрак дөньяви әдәбият) тарала башлый. Иң беренче китап – Казан архиепискобы Гурий төзегән әлифба (Гурий әлифбасы). XVI йөзнең соңгы утызъеллыгында Казанга һәм Казан ханлыгының Рус дәүләте белән көрәшенә, 1552 елда шәһәрнең яулап алынуына багышланган беренче хезмәт – билгесез авторның «Казан патшалыгы турында» («Истории о Казанском царстве») кулъязмасының күп кенә күчермәләре барлыкка килә (XVI–XIX йөзләр дәвамында 200 дән артык).
Дөньяви әдәбият таралуга Петр I реформалары һәм гражданлык шрифты таралу булышлык итә. XVIII йөздән, бигрәк тә император Екатерина II нең 1783 елгы «Ирекле басмаханәләр турында» Фәрманыннан соң, китап сәүдәсе киң таралыш ала.
1800 елда Казанда «Азия басмаханәсе» ачыла, анда гарәп, фарсы, татар телләрендә басылган китаплар Россиядәге мөселман халкы арасында тарала. 1805 елда губерна идарәсе басмаханәсе эшли башлый. Казан университеты басмаханәсе (1809) ачылу белән, Казандагы китап басу эше гомумроссия әһәмиятенә ия була.
Басылган китаплар саны буенча Казан XIX йөз башында илдә 3 нче урында була (Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән кала). 1831–1846 елларда Россиянең провинциаль шәһәрләрендә басылган 77 исемдәге китапның 50 се Казанда чыга.
Шәһәрдә беренче хосусый басмаханә 1841 елда ачылган Л. Щевиц басмаханәсе була. Китап басу эше XIX йөз ахыры — XX йөз башында шактый үсеш ала. 1899 елда шәһәрдә 16 басмаханә эшли. Китапларны хосусый нәшриятлар (Кәримовларның китап сату фирмасы, бертуган Шәрәфләрнең «Мәгариф»е, Идрисов, Галиев вә шөрәкясе, «Сабах» ширкәте), китап кибетләре һәм басмаханәләр хуҗалары (бертуган Башмаковлар, А.А.Дубровин, М.А.Голубев һ.б.), хөкүмәт учреждениеләре, земстволар, шәһәр думасы, сәүдә-сәнәгать предприятиеләре, фәнни һәм иҗтимагый оешмалар, аерым авторлар бастыра. Казан басмалары китаплары каталоглары, адрес-календарьлар чыга.
1910 елда Казанның 26 басмаханәсе 1000 нән артык исемдәге китап бастыра (шул исәптән 418е татар телендә). Казанда Россиядә татар телендә чыккан китапларның 85% ка якыны басыла. Р.Фәхретдин, Г.Баттал, М.Рәмзи һ.б. тарихчыларның хезмәтләре, беренче рәсемле татар басмалары нәшер ителә. Басма китапларның югары полиграфия дәрәҗәсе Г.Камал, М.И.Идриси, И.И.Юзеев исемнәре белән бәйле, алар яңа шрифтларның 30 дан артык төрен эшли.
Октябрь революциясеннән соң басмаханәләр дәүләтнеке санала башлый һәм эреләндерелә. 1919 елда Госиздатның Казан бүлеге оеша (1920 елдән Татгосиздат) (Татарстан китап нәшрияты). Ул Россиядә татар телендә нәшер ителгән китапларның 50% тан артыгын бастыра.
1960 елларда Казанда китап басу эше яңа баскычка күтәрелә, нәшриятлар һәм полиграфия предприятиеләренең матди-техник базасы шактый ныгый, аларда квалификацияле белгечләр туплана.
1975 елда, Татар газета-журналлар нәшрияты («Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы) комплексын сафка бастыру белән, Казан нәшрият һәм полиграфия сәнәгатенең эре үзәгенә әверелә. Аның учреждениеләре һәм предприятиеләре 1970–1980 елларда Татар автономияле совет социалистик республикасының гомуми белем мәктәпләре өчен дә, аннан читтә урнашкан татар мәктәпләре өчен дә дәреслекләр чыгара; Урта Азия, Казахстан республикалары өчен уку әдәбиятын бастыру буенча заказлар үти.
1990 елларда яңа нәшрият системасы барлыкка килә: нәшриятларны дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар гына түгел, аерым шәхесләр дә оештыра. Бу чорда «Мәгариф», «Фән», «Заман» нәшриятлары барлыкка килә. Полиграфия эшенең техник нигезен яңарту, нәшриятлар саны арту басыла торган китаплар, газета һәм журналларның сыйфаты яхшыруга, аларның тематикасы киңәюгә китерә.
Казанда сәнгать, тарихи әдәбият, балалар өчен китаплар эшләүдә махсуслашкан нәшриятлар бар, мәсәлән, Татар балалар нәшрияты, “Юлбасма” һ.б.
2013 елдан башлап Казанда «Смена» заманча мәдәният үзәге тарафыннан оештырылган кышкы һәм җәйге китап фестивальләре уздырыла. Бу чара кысаларында Татарстанның һәм Казанның күренекле шагыйрьләрен, язучыларын, рәссамнарын, музыкантларын, иллюстрация ясаучыларын берләштерүче презентацияләр, очрашулар, ачык дискуссияләр, әдәби-музыкаль кичәләр, иҗади остаханәләр, фото һәм китап күргәзмәләре уза.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.