Биографиясе

1818 елның 25 октябре, Түбән Новгород шәһәре — 1883 елның 1 ноябре, Түбән Новгород губернасы Ляхово авылы.

1837 елда Казан университетын тәмамлый.

1839 елдан Түбән Новгородта яши, дини раскол тарихын өйрәнә.

1841 елда Мәгариф министрлыгы (Санкт-Петербург) каршындагы Археографик комиссиянең мөхбир әгъзасы исемен ала.

1845–1850 елларда «Нижегородские губернские ведомости» газетасында эшли.

1847 елдан Түбән Новгород генерал-губернаторы каршындагы махсус вазифалар үтәүче чиновник, 1850 елдан Эчке эшләр министрлыгында эшли.

Раскольникларның скитларын кансызлык белән җимерүче булып таныла.

1866 елда отставкага чыга, «Северная пчела» журналында эшли, «Московские ведомости» газетасында, «Русский вестник» журналында языша. Тарихи хезмәтләр, тарихи-этнографик очерклар, хикәяләр авторы.

Төп хезмәте — «Урманнарда» («В лесах») һәм «Тауларда» («На горах») (1871–1874, 1875–1881 елларда «Русский вестник» журналында басылалар) дилогиясендә XIX йөз уртасы Идел аръягы һәм Тау ягы тормышы, кәсепләр, иске дин тарафдарларыннан сәүдәгәрләрнең көнкүреше, җирле халыкның гореф-гадәтләре, раскольниклар скитлары һәм яшерен секталар турында яза.

Әсәрләре

Собр. соч.: В 8 т. М., 1976.