Алабуга районының Бехтерев авылы янында урнашкан.

1953 елдан нефть бораулау эшләре ихтыяҗларында эшкәртелә башлый.

Сәнәгать запаслары 3,0 млн т дан артык (2007). Өске катлам токымнарының калынлыгы – 1,3-5,1 м (уртача 2 м), файдалы катлам – 2-17 м (уртача 8,3 м); вак дисперслы балчыкта SiO2 – 54,34 %, Al2O3 – 24,03 % һәм башкалар.

Сыгылмалылыгы югары (1 нче класс), күләмчә авырлыгы – 1,81-1,9 г/см3, чагыштырма авырлыгы 2,8-2,85 г/см3.

Соң неоген яшендәге балчыклар бораулау измәләре әзерләү һәм керамзит җитештерү өчен яраклы.

Бехтерев керамзит балчыклары чыганагы – Биклән бентонит балчыклар чыганагының резерв базасы булып тора.