- РУС
- ТАТ
физик, физика-математика фәннәре кандидаты (1984 ел), профессор (1994 ел)
1950 елның 3 октябре, Красноярск шәһәре.
1974 елда Ленинград университетын тәмамлаганнан соң, Технология фәнни-тикшеренү институтында эшли (Ленинград өлкәсе, Сосновый Бор шәһәре).
1975–1987 елларда СССР ФАнең Кыргызстан физика һәм математика институтында.
1987–1990 елларда СССР ФАнең Су проблемалары инстутында (Мәскәү).
1990 елдан Л.Д.Ландау исемендәге теоретик физика институтында (Мәскәү), бер үк вакытта 1998 елдан Лос-Аламосс милли лабораториясендә (АКШ) оптик-җепселле элемтәне математика модельләштерү һәм анализлау төркеме җитәкчесе, 2002 елдан Аризона университеты (АКШ, Тусон шәһәре) математика факультетында информатика һәм фотоника өлкәсендә математик алымнар һәм модельләштерү төркеме җитәкчесе.
«Journal of Physics. D» (АКШ) журналы мөхәррире.
Хезмәтләре математика, теоретик физика, нәсызыкча оптикага карый.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.