Авылдан 3 км көньяк-көнбатыштарак Үшнә елгасы тамагы урнашкан.

Тарихы

1646 елдан Тау Иле буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Ходяш исеме белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары (XVIII йөздә Н.Н.Кудрявцевныкы, крепостной хокук бетүгә – княгиня Ухтомскаяныкы булып саналалар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, буяу эшләре.

XX йөз башында Пятница чиркәве (1896 елда газап чигүче Параскева хөрмәтенә төзелгән озынча күчәрле композиция тибындагы храм, хәзер җимерек хәлдә), чиркәү-приход мәктәбе (1890 елда ачыла), су тегермәне, вак кредит учреждениесе, 3 бакалея һәм 1 вак-төякләр кибете; Пасхадан соңгы тугызынчы җомгада ярминкә эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 785 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Пановка волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Татар Тау Иле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерүнең беренче елларында авылда “Привет” колхозы оештырыла. 1950 елдан – Сталин исем. (авылда үзәк утар урнаша), 1958 елдан – Нариманов исем. (үзәк утары – Тау Иле авылы) колхозлар, 1997–2006 елларда Нариманов исем. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Хәзер “Ак Барс Питрәч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы эшли.

Халык саны

1782 елда – 78 ир заты;
1859 елда – 612,
1897 елда – 820,
1908 елда – 687,
1920 елда – 553,
1926 елда – 514,
1949 елда – 200,
1958 елда – 204,
1970 елда – 138,
1979 елда – 58,
1989 елда – 17,
2002 елда – 3,
2010 елда – 1,
2020 елда – 1 кеше (татар).