Биографиясе

1915 елның 15 марты, Казан губернасы, Мамадыш өязе (хәзерге Мамадыш районы) Кече Кирмән авылы — 1945 елның 8 мае, Берлин янында җирләнә.

Фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлаганнан соң, Свердловск (хәзерге Екатеринбург), Чиләбе һәм Алапаевск шәһәрләре заводларында эшли. 1938 елдан туган ягында «Пятилетка» совхозында сәяси бүлек башлыгы ярдәмчесе.

1939 елдан Кызыл Армия сафларында.

Совет-фин сугышында катнаша, 7 нче армиянең 86 нчы мотоукчы дивизиясендә рота политругы урынбасары.

Төньяк-Көнбатыш фронты гаскәрләре составында 1940 елның гыйнварында Виипури торак пункты (хәзер Ленинград өлкәсе Выборг шәһәре) янындагы сугышта батырлык күрсәтә. Разведка төркеме белән бергә чолганышка эләгә. Түгәрәк оборона оештырып, иптәшләре белән бергә дошманны зур югалтуларга дучар итә һәм боҗраны өзеп чыгуга ирешә.

Хәрби-сәяси академия (БАССР, Бәләбәй шәһәре, 1942) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой бюстлары Мамадыш шәһәрендә, Кече Кирмән авылында, Мамадыш районының «Пятилетка» совхозы поселогында урнаштырыла.

Әдәбият

Есть на Вятке городок. Казань, 1981;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 758, 765, 798, 799, 817;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 113.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина