Кеше сәламәтлегенә яшәү мохите, санитар-эпидемиологик тирәлек, социаль һәм техноген факторлар тәэсирен өйрәнә; халык сәламәтлеген ныгыту өчен уңайлы санитар-эпидемиологик шартлар булдыручы гигиена кагыйдәләрен, санитар чараларын эшли.

Көнкүреш гигиенаның өйрәнү объектлары булып халыкның яшәү шартлары, экология системасы (һава, су, туфрак) санала.

Казан гигиена белгечләренең беренче тикшеренүләре XIX йөз башына карый: Ф.Д.Калайдович, И.К.Ерохов, И.С.Дмитриевский, Г.И.Блюсфельд Казандагы су чыганаклары сыйфатын өйрәнәләр (Сасы күлләр, Черек күл, Мунча күле). Соңрак аларның сулары эчәргә яраксыз табылып, күмеләләр.

1939 елда К.И.Клаус Казансу елгасының һәм аның кушылдыкларының сулары белән җир асты сулары арасында элемтә булуын фаразлый.

Казансу елгасының һәм җир асты суларының шәһәргә су алу урынындагы үрнәкләре сыйфатын тикшерү җир асты су катламнарының охшаш сыйфатлы булуын ачыклый (К.В.Бренинг лабораториясе).

1874 елда Казанда шәһәрне Пановка чишмәләре сулары (Киндерле елгасы башы) белән тәэмин итүче беренче суүткәргеч төзелә.

1870–1880 елларда су чыганакларын өйрәнүдә химик А.И.Бутлеров, математиклар А.П.Котельников, Б.Больцано, гигиена белгечләре А.И.Якобий, И.П.Скворцов катнашалар.

1900–1920 елларда су чыганакларын һәм туфракны санитар саклау буенча фәнни тикшеренүләрне К.Е.Добровольский, А.И.Раммуль дәвам итә. А.А.Штукенберг һәм А.Я.Щербаков Казанның Мокрая урамындагы (Адмиралтейство бистәсе тирәсендәге Игумный бистәсе), Постаучылар бистәсендәге, шәһәр читендәге Архиерей дачасындагы, Алафузов заводы территориясендәге һәм башка артезиан коеларындагы су сыйфатын тикшерәләр.

Казанда су белән тәэмин итү мәсьәләләрен шулай ук гигиена белгечләре В.Д.Орлов, В.А.Арнольдов, Н.И.Орлов тирәнтен өйрәнәләр. Алар тарафыннан, Казанны су белән тәэмин итү чыганагы буларак, Идел һәм аның кушылдыклары сулары составы тикшерелә.

В.В.Милославский һәм аның шәкертләре су тәэминаты буенча тикшеренүләрне дәвам итәләр, Казанда һәм республикада суүткәргечләрне проектлауны фәнни яктан нигезлиләр.

Казан гигиена белгечләре тарафыннан су чыганакларын тикшерүнең бердәйләштерелгән ысуллары гамәлгә кертелә (А.Я.Щербаков, А.И.Якобий), торак пунктларда, яшәү урыннарында атмосферадагы һаваның аэроион составына бәйле рәвештә халык сәламәтлеге торышы өйрәнелә (И.А.Скворцов); 1930 еллар башында А.Н.Сысин Казан шәһәр төзелешенә нисбәтле гигиена тәкъдимнәрен эшли.

1943 елда Казан медицина институтында оештырылган көнкүреш гигиенасы кафедрасы (мөдире С.С.Шулпинов) республика халкын эчәргә яраклы су белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү юлларын эшли.

1960–1970 еларда Идел, Казансу, Зөя елгалары суларының химик составы, аларның нитратлашу процессына авыр металлар тәэсире, су-нитратлашу метгемоглобинемиясе мәсьәләләре (Н.И.Петухов) өйрәнелә; республикадагы җир асты суларына гигиеник характеристика бирелә.

Эчү өчен яраклы суда нитратларның иминлек күрсәткече (45 мг/л) Н.И.Петухов һәм А.В.Иванов тарафыннан тәкъдим ителә, халыкара һәм РФ дәүләт стандартларына кертелә (эчәргә яраклы суның санитар нормалары). Алар тарафыннан «Танкодром» су җыю урынын санитар саклау чикләре нигезләнә.

Казан территориясендә тышкы мохиттәге объектларда канцероген кушылмалар барлыгы ачыклана, шулай ук онкологик авырулар китереп чыгару куркынычы булган факторларга анализ бирелә. Казан гигиена белгечләре тарафыннан Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы экологик системаның төп компонентларына (су, һава, туфрак) характеристика бирелә, «Татарстан Республикасының районнарын планлаштыру схемасы» (1975 ел), «Казан шәһәре тирәсе зонасы үсеше проекты» (1978 ел) эшләнә.

1980 еллар башында сулыкларда дипроксамин ПДК, ВВ-2 реагенты, 1,2-пентадиол, 1,5-пентадиол, 1,4,5-пентадиол, атмосфера һавасында, нефть продукциясендә, туфракта С1-С10 рәтендәге углеводородлар күрсәткечләре эшләнә һәм фәнни нигезләнә.

1990 еллар башында нефть химиясе предприятиеләрендә сулар санитар-гигиеник яктан бәяләнә (1991 ел), авыр нефть һәм табигый сумала табу районнарында әйләнә-тирә мохиткә гигиеник характеристика һәм халык сәламәтлегенә бәя бирелә.

2000 елларда Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдә әйләнә-тирә мохит чисталыгына, халык сәламәтлеге торышына бәя бирү буенча тикшеренүләр үткәрелә.

Автор – Р.Г.Исхакова