Эчтәлек

Чын фамилиясе Фәйзуллин.

1871 елның 25 ноябре, Казан губернасы, Чистай өязе Шахмай авылы – 1933 елның 9 июле, Казан.

Татар композиторы Җ.Фәйзинең, медицина фәннәре докторы М.Фәйзуллинның әтисе.

Чистай, 1891 елдан Истанбул мәдрәсәләрендә укый.

1897 елдан «Хөсәения» мәдрәсәсендә (Оренбург шәһәре) математика, физика, география укыта.

Мәскәү хисапчылар курсларын тәмамлаганнан соң (1899), сәүдәгәр Ә.Хөсәеновта Мәкәрҗә ярминкәсендә эшли.

1906 елдан Казанда: «Казан мөхбире» газетасы редакциясендә сәркәтип, 1907–1908 елларда «Әхбәр» газетасының нашире һәм мөхәррире.

1909 елдан Оренбургта, Октябрь революциясенә кадәр сәүдәгәр М.Хөсәенов конторасында эшли.

1924 елдан Казан китап комбинатында кассир.

Мәдрәсәләр өчен татар теле, тарих, география буенча дәреслекләр авторы.

Хезмәтләре

Тәгълим җәгърафия. Казан, 1903; (Казан, 1915).

Ысул җәгърафия. Казан, 1911 (3 нче басма).

Автор – М.В.Гайнетдинов