Биографиясе

1893 елның 23 мае, Казан – 1971 елның 2 мае, шунда ук.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1917), шунда эшли, үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире (1932 елдан). Бер үк вакытта Казан авыл хуҗалыгы институтында үсемлекләр физиологиясе һәм микробиология кафедрасы мөдире, Казан педагогия институтында ботаника кафедрасы мөдире.

1946–1954 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Биология институтында ботаника секторы җитәкчесе, 1954–1960 елларда институт директоры һәм үсемлекләр физиологиясе лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре үсемлекләрнең су режимын өйрәнүгә карый. Корылык тәэсиренең физиологик закончалыкларын ачыклый, тигезләнешле системалар термодинамикасы нигезендә үсемлекләрнең су алмашу процессын анализлый, беренчеләрдән булып үсемлекләр физиологиясенә күзәнәк суының термодинамик халәте күрсәткечләрен кертә (парциаль химик потенциал һәм активлык). Үсемлекләрнең су режимын физик-химик яктан өйрәнеп, үсемлек күзәнәкләре цитоплазмасы структураларында һәм матдәләр алмашында мөһим ингредиент буларак суның әһәмияте турында яңа күзаллауларны тәкъдим итә һәм нигезли.

Шулай ук фитопатология һәм микология мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә, беренче мәртәбә Татарстанның фитопатоген гөмбәләр флорасын билгели һәм тасвирлый.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Физиологические основы влияния засухи на растения. Казань, 1937.

Водный режим растения и влияние на него засухи. Казань, 1948.

Влияние минерального питания на водный режим растения. М., 1957 (автордаш).

Водный режим клеток растения в связи с обменом веществ и структурированностью цитоплазмы. М., 1969.

Әдәбият

Липшиц С.Ю. Русские ботаники. М., 1947. Т.1.

Хохлова Л.П. Жизненный и творческий путь профессора А.М.Алексеева: становление и развитие казанской школы физиологов растений – исследователей водного обмена. Казань, 1998.

Автор – Л.П.Хохлова