1977 елның 14 августында Казан шәһәрендә туган.


Казан университетын тәмамлаган (2002).

2000-2002 елларда Казан мәдәният идарәсе каршындагы рус фольклоры үзәгенең сәнгать җитәкчесе, 2003-2008 елларда «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында режиссер, 2013 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетының кино һәм телевидение институтында.

Документаль һәм уен фильмнары, шул исәптән «Овсянки» (2010, «Ника» милли кинематография Премиясе, 2010), «Небесные жены луговых мари» (2013, «Кинотавр» Россия кинофестиваленең иң яхшы сценарие өчен Премия), удмурт, чуашл, мордва, керәшен татар этнографиясенә багышланган телетапшырулар авторы (2011).

Европа киноакадемиясе әгъзасы (2011).