Биографиясе

1927 елның 24 августы, Алтай крае, Шелабалихин районы Юдиха авылы 2008 елның 1 декабре, Казан.

Алтай крае Кемерово өлкәсе Анжеро-Судженск шәһәр театры каршындагы студияне тәмамлый (1948), бер үк вакытта шул театрда актриса булып эшли (19451951).

19511953 елларда Ачинск драма театры актрисасы, 19531965 елларда Кемерово, 19651966 елларда Тамбов өлкә театрларында эшли.

1966 елдан Казан Зур драма театры труппасында.

Иҗаты

Кемерово театрында Таня, Валя («Таня», «Иркутск вакыйгасы», А.Н.Арбузов), Аня («Океан», А.П.Штейн), Ксения («Разлом», Б.А.Лавренев), Финея («Юләр кыз», Лопе де Вега) рольләрендә уйный.

Казан театры сәхнәсендә уйнаган беренче рольләреннән үк Поля («Мунча», В.В.Маяковский, 1967), Ольга Носова («Гадәт буенча җыелу», В.С.Розов, 1967), Тафаева («Гади вакыйга», И.А.Гончаров романы буенча, 1968) актрисаның өлгергән оста икәнлеге, образның жанрын һәм социаль табигатен төгәл сиземли белүе күренә.

Төрле жанрлардагы Надя («Бервакыт Яңа ел төнендә», Э.В.Брагинский, Э.А.Рязанов) һәм Рөкыя («Җилкәнсезләр», К.Тинчурин икесе дә 1969) кебек рольләрдә уйнаганда аның иҗат мөмкинлекләре киң ачыла.

Сурәтләү чараларыннан аз файдаланып та, актриса лирик-драматик пландагы рольләрне дә, үткен характерлы һәм көлкеле рольләрне дә бертигез җиңеллек һәм табигыйлык белән башкара.

Образның тормышчан дөреслегенә Ишкова тышкы сурәтләү чаралары, аерым детальләргә басым ясау ярдәмендә генә түгел, ә аеруча героиняның эчке халәтен төгәл тоемлавы аша ирешә.

Шактый гына катлаулы язмышлы, хезмәтчән хатын-кызлар образларын тудыра: Мария Аркадьевна («Гадәттән тыш бүләк», Е.Габрилович, С.Розен, 1971), Әни («Кыерсытылган апостол», А.Е.Макаёнок, 1972), Анна Васильевна, Марина, Васюта («Узган җәйдә Чулымда», 1974, «Провинциаль анекдотлар», А.В.Вампилов, 1981, 1999), Хатын («Югалган көн», А.Гыйләҗев, 1977), Агафья («Имеш-мимешләр», А.Д.Салынский, 1981), Барабанова («Сагыш», А.М.Галин, 1981), Голда («Үлгәннәрне искә алу догасы», Г.И.Горин, 1992), Әби («Чит кеше белән төшкән гаилә портреты», С.Л.Лобозеров, 1994).

Рус классик драматургиясе әсәрләре буенча башкарылган образлары: Притыкина («Варварлар», М.Горький, 1972), Домна Пантелеевна, Глумова, Фоминишна («Талантлар һәм аларга баш иючеләр», 1974; «Һәр акыл иясен дә гадилек җиңәр», 1977; «Банкрот», 1996, А.Н.Островский), Арина Власьевна, Ислаева («Аталар һәм балалар», 1979; «Авылда бер ай», 1995, И.С.Тургенев), Анна Павловна («Тере мәет», Л.Н.Толстой, 1983), Анна Шойбес («Мадам Шойбес йорты», А.И.Купринның «Чокыр» повесте буенча, 1993) чынбарлык мәктәбенә тугрылыклары, драматургик материалның асылына тирән үтеп керүләре белән әһәмиятле.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Суворова Э. Полюбившаяся людям // Театральная жизнь. 1964. № 1;

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор Ю.А.Благов