Евразия, Америка, Төньяк Африкада таралган.

Гәүдәсенең озынлыгы 50–60 см, авырлыгы 0,7–1,4 кг. Ана үрдәкләр ата үрдәкләрдән берникадәр кечерәк. Ата үрдәкнең башы яшькелт-кара, бүксәсе аксыл-коңгырт, койрык өсте кара, томшыгы сары, аяклары кызгылт сары төстә. Ана үрдәк кара чуар көрән, канатында зәңгәр «көзгесе» бар; алсу төстәге томшыгының уртасы кара. Татарстан территориясендә язгы кайту һәм көзге китү чорында бик күп очрый, кайберләре оялау һәм балалар чыгару өчен (су үсемлекләре мул үскән сулык ярлары буенда, сазлык, елга тугайларында) кала. Оясын җирдә ясый. Ак яки яшькелт 9–14 йомырка сала; үрдәк балалары июнь башында чыга. Вак умырткасызлар (бөҗәкләр һәм аларның личинкалары, кыслачыклар, моллюсклар), су үсемлекләре һәм аларның орлыклары белән туклана.

Козгыннардан зыян күрә, алар ояларны, кош балаларын юкка чыгара, олы кошларга һөҗүм итә.

Ау спорты объекты.

Кыр үрдәгеннән йорт үрдәкләренең күп кенә токымнары килеп чыккан. Йортка ияләштерү күп йөз еллар элек Кытайда башлана. Бу үрдәкләр Европага безнең эра башында кертелә.