Биографиясе

1916 елның 3 гыйнвары, хәзер БРның Кызыл Кама районы Иске Янҗегет авылы — 1959 елның 27 декабре, Казан.

Казан театр техникумын тәмамлый (1937).

Туган районында колхоз театрын оештырып, аңа җитәкчелек итә. Инсценировкалар, этюдлар, бер пәрдәлек пьесалар, скетчлар яза («Колхоз театры» җыентыгы, 1934).

1941–1949 елларда (бүленеп) ТАССР МС каршындагы радиотапшырулар комитетында музыкаль һәм драматик тапшырулар мөхәррире булып эшли.

Иҗаты

«Ялкау Бикмөхәммәт» исемле беренче драмасы 1932 елда басылып чыга. Аның күп кенә пьесалары крәстияннәр тормышына, авылдагы социаль-икътисади үзгәрешләргә багышлана. «Бухгалтер Ашмасов» (1940), «Путёвка» (1941), «Патриотлар семьясы» (1941), «Таныш кешеләр» (1942) пьесаларында автор күмәкләштерүгә каршы кешеләрне фаш итеп, колхоз тормышын мактап сурәтли.

Бөек Ватан сугышы елларында совет сугышчыларының батырлыклары турында шигырьләр, җырлар, хикәяләр, очерклар иҗат итеп, «Фронтовая правда» газетасында бастырып килә.

1950 елларда Насрый республика театрлары белән актив эшли. Аның «Идел буенда» музыкаль комедиясе (1948), «Күңел дәфтәре» (1949), «Без капчыкта ятмый» (1950), «Кушнарат» (1952) комедияләре, «Кадерле минутлар» (1953), «Туган авылым» (1955), «Яшел эшләпә» (1956) драмалары Татар опера һәм балет, Татар академия, Татар драма һәм комедия, Минзәлә татар драма, Башкорт академия театрларында уңыш белән бара.

Пьесалары «Комедияләр» (1950), «Пьесалар» (1953), «Кадерле минутлар» (1955; рус теленә тәрҗемәсе «Дорогие минуты», М., 1957), «Яшел эшләпә» (1958; рус теленә тәрҗемәсе «Зелёная шляпа», М., 1959) җыентыкларында урын ала. Кайбер шигырьләре композиторлар З.Хәбибуллин, Җ.Фәйзи, С.Сәйдәшев, Р.Яхин тарафыннан көйгә салына.

Насрый совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: пьесалар, җырлар. К., 1966.

Әдәбият          

Гыйззәт Т. Гамир Насрый турында // Әсәрләр. К., 1978. Т. 4.

Автор — Г.М.Габделхакова