Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Писцовый кенәгәләрдән күренгәнчә, йомышлы Люткиннарга авыл утар итеп бирелә һәм алар бирегә Углич һәм Кострама тирәсендәге утарлардан крестьяннар күчереп утырта.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, он тарту, тимерчелек, май язу.

XX йөз башында авылда Никола чиркәве (1897–1905 елларда, совет чорында гыйбадәтханә талана һәм ябыла, хәзер реконструкцияләнә), земство (1880 елларда ачыла), чиркәү-приход мәктәпләре, 4 җил тегермәне, 4 май язу заводы, 4 йон тетү бинасы, 2 тимерчелек, казна шәраб, 2 сыраханә һәм 6 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3430,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Столбище волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Арча кантонында, 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авыл районы, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Богородский авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Каганович исем. колхоз оештырыла. 1931 елда – “Новая жизнь” колхозы. 1969 елга кадәр авыл “Знамя” колхозына керә. 1969 елдан – “Пригородный” совхозы.

Халкы башлыча Казанда эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп була.

”Алгоритм” технология лицее (2021 елдан), “Золотая рыбка” (2019 елдан), “Сказка” (2022 елдан) балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан, иганәче Л.Закиров акчасына төзелә), мәчет (2015 елдан), Николай Чудотворец кәшәнәсе (2007 елдан) бар.

Авыл янында Нокса һәм Мишә елгалары субүләрендә Әтәч Сазы күле урнаша.

2015 елда авыл территориясендә Яңа Салмачы коттеджлы поселогы нигезләнә, “Фәрваз” мәчете (2020 елдан) төзелеше алып барыла.

Күренекле кешеләре

И.Д.Кирюшин (1964–1983) – Әфган сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры (үлгәннән соң), аның исеме белән Питрәч авылындагы урам йөртелә.

Халык саны

1782 елда – 184 ир заты;
1859 елда – 936,
1897 елда – 1273,
1908 елда – 1402,
1920 елда – 1318,
1926 елда – 1600,
1949 елда – 612,
1958 елда – 561,
1970 елда – 335,
1979 елда – 160,
1989 елда – 120,
2002 елда – 168,
2010 елда – 368,
2020 елда – 9192 кеше (руслар).