Биографиясе

1937 елның 8 июле, Актаныш районы Такталачык авылы — 1992 елның 20 гыйнвары, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1959), шунда ук эшли, Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәдә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең шәрекъ секторы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Гарәп хәрефләре белән язылган кулъязма мирасның каталогларын һәм татар мәдәнияте эшлеклеләренең архив тасвирламаларын төзи. «Татар язучылары һәм галимнәренең кулъязмалары: КДУның Фәнни китапханәсендә тупланган тасвирламалар (1959–1969 еллар)» («Рукописи татарских писателей и учёных: Описание поступлений в Научную библиотеку КГУ (1959–1969 гг.)», 1986) хезмәтен әзерли һәм бастыра. Әлеге хезмәттә XVII йөздә — XX йөз башында яшәгән 130 дан артык автор кулъязмаларына тулы тасвирлама бирелә. Аның «Мәгариф учаклары һәм әдәби багланышлар» («Очаги просвещения и литературные контакты», «Казан утлары» журналында басыла, 1968, №2) мәкаләсе XIX–XX йөз башында татар мәдәни-агарту хәрәкәтен һәм милләтара әдәби багланышлар тарихын өйрәнүгә керткән зур өлеше булып тора.

Әдәбият

Госманов М. Файдалы хезмәт // Казан утлары. 1969. № 7; 

Шәрипов Ә. Борынгы кулъязмалар илендә // Совет мәктәбе. 1970. № 2.

Автор — М.Г.Госманов