Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт (элеккеге крепостной Ефимовлар һәм Бармалеева) һәм дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында икмәк саклау-сату, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 203,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Аркатау волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Белкино авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Красный цвет” колхозы оештырыла. 1950 елдан – “Новый путь” (Михайловка авылы, хәзер Арча районында), 1957 елдан – “Искра” колхозлары, 1997 елда “Искра” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (Белкино авылы) эшли.

Халык саны

1859 елда – 117,
1897 елда – 187,
1908 елда – 198,
1920 елда – 192,
1926 елда – 254,
1949 елда – 173,
1958 елда – 133,
1970 елда – 47,
1979 елда – 24,
1989 елда – 6,
2002 елда – 2 кеше (руслар),
2010 елда – даими яшәүчеләр юк.