- РУС
- ТАТ
Мәлләнең сул кушылдыгы (Ык елгасы бассейны).
Озынлыгы 9,8 км, бассейнының мәйданы 34,1 км2. Азнакай районы территориясеннән ага. Елга башы Буралы авылыннан 4,4 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Чуар Абдул авылыннан көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 195 м, тамагыныкы – 107 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 65%. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,25 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,51-1 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Югары агымында елга кибә. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,04 м3/с.
Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр.
Буралы бассейнында күләме 0,7 млн м3 булган буа бар.
Су ресурслары сугару өчен кулланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.