- РУС
- ТАТ
Россиянең барлык Европа өлешендә таралган. Татарстан территориясендә Лаеш, Яшел Үзән, Мамадыш районнарында күренә.
Ана доломедның озынлыгы – 13-18 мм, ата затныкы – 10-12 мм. Башкүкрәк һәм корсагы кызгылт көрән төстә, ян кырыйлары буйлап сары сызыклар сузылган, аяклары сары, кара төкчәле. Доломед, башка үрмәкүчләрдән аермалы буларак, ау ятьмәләре кормый, ә корбанын эзәрлекли. Суда һәм су янында яшәүче бөҗәкләр белән туклана. Су өстеннән яхшы йөгерә, йөзә һәм чума. Кайвакыт балык маймычларына, чукмарбашларга һөҗүм итә. Аталанулары язын була. 3-4 атнадан соң ана доломед әзерләнгән кузыга 500-600 йомырка сала. Нәсел барлыкка килгәнче, хелицерлары белән тотып, ул аны барлык җирдә дә үзе белән йөртә яки яр буе үсемлекләренә асып куя һәм саклый. Яшь үрмәкүчләр җәй уртасында чыга. Агымсыз су буйларында, сазлык үсемлекләре арасында яши. Лишайниклы-мүкле, нарат җиләкле наратлыкларны, усаклык һәм су баса торган болыннарны үз итә.
ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.