- РУС
- ТАТ
Социалистик Хезмәт Герое (1976)
1925 елның 15 гыйнвары, Арча кантоны, хәзер Питрәч районы Шихазда авылы — 2001 елның 14 августы, шунда ук.
Юдино тимер юл училищесен тәмамлый (1943).
1943–1992 елларда Горький тимер юлының Казан бүлеге Юдино депосында слесарь-ремонтлаучы. Бөек Ватан сугышы елларында «Кызыл Татарстан» бронепоездын төзүдә хезмәт хакы алмыйча эшли. Беренчеләрдән булып тепловозларның төзелешен өйрәнә һәм аларны ремонтлауны үзләштерә (1957). Рационализаторлык тәкъдимнәре кертә, алар җитештерүдә файдаланыла. Герой исеме 9 нчы бишьеллык планнарын (1971–1975) һәм Социалистик йөкләмәләрне арттырып үтәгәне өчен бирелә.
Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.