Биографиясе

1970 елның 1 сентябрендә Уфа шәһәрендә туа.

Уфа шәһәрендә 5 нче профессиональ техник училищеның (ПТУ) миниатюралар ясау сәнгате бүлеген (1992) (хәзер Уфа сәнгать-гуманитар көллияте) һәм Башкорт дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетын (1997) (хәзер М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты) тәмамлый.

1997–2018 елларда М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының сынлы сәнгать кафедрасында укытучы.

Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы (2003).

Иҗаты

И.Гыйльмановның иҗат темасы Идел-Урал төбәгенең этномәдәни киңлеген колачлый.

Аның иҗатының предмет-пространство мохите – билгеләр һәм символлар. Пластик телнең метафораларга бай булуы пейзажларда, портретларда һәм натюрмортларда күренә.

Рәссамның төп иҗат бурычы – заманча шартларда төрки дөньяның визуаль мәдәниятенең синкретик телен формалаштыру. И.Гыйльмановның рәсем сәнгате төсләр белән  ирекле эшләү һәм колорит төзелешендә киң диапазон, масса һәм конфигурация буенча төс таплары бәйләнешендә нечкә сизгерлек белән аерылып тора.

Күргәзмәләре

Республика, зональ, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Уфа, Казан, Чаллы, Стәрлетамак, Бәләбәй, Бирск шәһәрләрендә уза.

Әсәрләре коллекцияләре

Әсәрләре М.В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа); ТР ның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда (Казан); Төрки халыкларның хәзерге сәнгате музеенда (Kibris modern sanat muzesi) (Никосия, Төньяк Кипр); ТЮРКСОЙ сәнгать әсәрләре тупланмасында (Әнкарә, Төркия);  Гирне Америка университетының (GAU) сәнгать әсәрләре тупланмасында (Гирне, ТРСК)  саклана.

Әдәбият

Ильдус Фазлетдинов. Ижатында - таулар сере (на тат. яз.)//Тулпар.-2014.,

 Ольга Поленок. Идеал свободы и красоты//Истоки.-2014.,

Ольга Бунакова. Отражают вибрации души // Победа. 2023.