Эчтәлек

Беренче татар музыкаль драмалары сәхнәдә 1917 елда: М.Фәйзинең «Галиябану» (музыкаль бизәлеше халык көйләренә нигезләнә) һәм Г.Исхакыйның «Зөләйха» (С.Габәшинең музыкаль бизәлеше) пьесалары буенча куела.

1920 еллар дәвамында Казанда Татар драма театры сәхнәсендә С.Габәшинең музыкаль бизәлешендә Ф.Бурнашның «Таһир-Зөһрә», К.Рәхимнең «Бүз егет», К.Әмиринең «Йосыф белән Зөләйха» һ.б. пьесалар буенча куелган спектакльләр уңышлы бара.

Татар музыкасы классигы С.Сәйдәшев иҗатында музыкаль драма 1920–1930 елларда үзенчәлекле милли жанр буларак формалаша; ул Татарстанда музыкаль театр, шулай ук тулысы белән хәзерге профессиональ музыка сәнгате барлыкка килүдә мөһим роль уйный. С.Сәйдәшевнең оригиналь музыкасына нигезләнгән «Зәңгәр шәл» (1926), «Наёмщик» (1928), «Ил» (1929), «Кандыр буе» (1932) һ.б. музыкаль драмалар төрле вокаль, хор һәм инструменталь номерларны (җырлар, ария, дуэтлар, оркестр увертюралары, хореографик сюиталар һ.б.) үз эченә ала. Алар Татарстан композиторлык сәнгате үсешенең стиль һәм жанр нигезен тәшкил итәләр.

Әдәбият     

Салих Сайдашев: Материалы и воспоминания. К., 1970;

Нигмедзянов М.Н. Сайдашев Салих Замалетдинович // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. К., 1986;

Салитова Ф.Ш. Музыкальные драмы Салиха Сайдашева. К., 1988.

Автор — Ф.Ш.Салитова