Олы Әтнә һәм Түбән Бәрәскә авылларыннан төньяктарак урнашкан.

1997 елда Ашыт елгасы үзәнлеген тәшкил иткән табигать компонентларын саклау максаты белән оештырыла.

Мәйданы 2,7 мең га. Территориясенә Ашыт елгасының югары агымындагы 2-3 км киңлектәге тугае, Шашы елгасы тамагыннан (көнчыгышта) Үртәм елгасы тамагына (көнбатышта) барып тоташкан өлешләре керә.

Рельефы – елга үзәннәре, сызалар һәм ерымнар белән бүлгәләнгән калкулыклы тигезлек. Сөзәклекләрнең түбән өлешендә чишмәләр агып чыга.

Үсемлекләр дөньясы суда-җирдә үсә торган кыяклы үләннәрдән гыйбарәт; сирәк үсемлек төрләре: ак төнбоек, сары төнбоек.

Поши, кабан дуңгызы, төлке, бурсык, үр куяны һәм ак куян, Америка чәшкесе, көзән, ондатра саклана. Кошларның 112 төре, шул исәптән ТРның Кызыл китабына кертелгән 15 төре билгеле: сазлык ябалагы, зур саз шөлдие, ысылдавык аккош, болын карчыгасы, бытбылдык, кызылаяк шөлди, үлән шөлдие һәм башкалар. ТР территориясендә беренче тапкыр зур шөлдиләрнең күпләп оялавы ачыклана.

Су баса торган сай сулыклар күп төрле казсыман кошларның язгы күчү чорында тукталу урыны булып тора (соры каз, ындыр казы, ак маңгайлы каз, кыр үрдәге һәм башкалар).