Биографиясе

1941 елның 6 июле, Курган өлкәсе Сафакүл авылы — 1990 елның 5 гыйнвары, Томск шәһәре.

В.И.Мухина исемендәге Ленинград югары сәнгать-сәнәгать училищесенең нәфис керәч һәм пыяла бүлеген тәмамлый (1976).

1977–1990 елларда Лучаново пыяла заводында (Томск шәһәре янында) пыяла һәм керәч бизәүче баш рәссам була.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1983).

Ф.Ш.Яхин. «Мәкләр». 1983 ел

Төсле пыяла. Бизәк төшерү, тоныкландыру

Иҗаты

Ф.Ш.Яхин. «Су». 1986 ел

Төсле пыяла. Гута техникасы, бизәк төшерү

Керәч һәм пыяла сәнгатен үстерүгә, Томскины Россия нәфис пыяла эшләнмәләре үзәгенә әверелдерүгә зур өлеш кертә. Яхинның әсәрләре (вазалар, декоратив тәлинкәләр, сервизлар сериясе, тәмле су савытлары, бокаллар һ.б.) автор стиле оригинальлеге һәм сәнгатьчә матурлык, сыгылмалылык үзенчәлекләре, бизәлеш матурлыгы белән аерылып тора. Гута техникасында эшли, төсле һәм үтә күренмәле пыяланы файдалана, бизәкләр, гравировка, матировка, алмаз белән кырлау куллана. Төп әсәрләре: «Обь буе чәчәкләре» (1979), «Себер елгалары» (1980), «Есенинга багышлау» (1982), «Дастархан» (1985), «Этюдлар» (1986). Шәхси күргәзмәләре 1988, 1991, 1996 (Томск), 1988 елда (Мәскәү) үткәрелә.

Әсәрләре Томск өлкә сәнгать музеенда, Томск өлкә төбәкне өйрәнү музеенда саклана.

Ф.Ш.Яхин. «Яшел пута». 1981 ел

Төсле пыяла. Тоныкландыру, алмаз белән эшкәртү

Әдәбият      

Поэзия стекла: Фотоальбом. Томск, 1991; 

Энциклопедия Томской области. Томск, 2009. Т. 2.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова