Төче су үсемлекләре. 2 төре билгеле.

Татарстан территориясендә бер төре – гади пандорина (P. morum) бар. Елгаларда, сай сулы күлләрдә һәм буаларда үсә.

Колонияләре шар яки эллипс формасында, диаметры 70-150 мкм, лайлалы тышча белән капланган, 2 шәр төкчәле 16 (сирәгрәк 8 яки 32) күзәнәктән тора.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).