Эчтәлек

Нигездә җиргә берникадәр тирәнлеккә саркучы кар һәм яңгыр сулары белән барлыкка килә.

Грунт сулары горизонты җир өслегеннән беренче булып тора, ул астан су үткәрми торган катлам белән чикләнгән. Түбәнрәк катламара сулар горизонтлары ята, алар өстән һәм астан суга чыдамлы токымнар белән чикләнгәннәр. Җир асты сулары агышы, җир өсте сулары агышыннан аермалы буларак, бөтен ел дәвамында даими су агымын туктатмыйча елга челтәрен туендыра. Татарстан территориясендә җир асты сулары агышы бер ел эчендә уртача 2,33 км3 (агымның катламы 34,3 мм, агымның модуле 1,1 л/с·км2) тәшкил итә. Җир асты сулары агышы хисабына гомуми елга агымының  якынча 29% ы формалаша, кышкы вакытта ул елгаларны туендыручы – бердәнбер, җәйге һәм көзге айларда төп чыганак була.

Соңгы йөз еллыкта территорияләрнең урманлылыгы кыскаруга бәйле җир асты сулары агышы сизелерлек кими, бу елгаларның су аз вакытында чыгымнарын киметүгә һәм кайбер кече елгаларның кибүенә китерә. Җир асты сулары агышы шулай ук гидрогеологик шартларга, тау токымнарының яше һәм составына да бәйле. Иң күп җир асты сулары агышы һәм югары су түбәнлеге чагыштырмача яхшы сулы югары Пермь токымнарыннан барлыкка килгән урманлы елга бассейннары өчен хас (Кама алды, Көнчыгыш Кама аръягы). Иң аз җир асты сулары агышы – урмансыз бассейннарда түбәнге акбур токымнарында (Идел алды), неоген һәм дүртенчел системада (Көнбатыш Кама аръягы, Көнчыгыш Кама аръягының төньяк-көнчыгыш өлеше).

Әдәбият

Подземные воды Татарии. К., 1987;

Причины и механизм пересыхания малых рек. К., 1996.

А.П.Дедков