Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында (башка мәгълүмат буенча – Казан ханлыгы чорында) нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләренә китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 6 сәүдә-сәнәгать оешмасы була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1418,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Чүпрәле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Алёшкин-Саплык авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “1 май” колхозы оештырыла (беренче рәисе –В.Низамов), 1951 елда “Ирек таң” колхозы белән Жданов исемендәге колхозга берләштерелә, 1959 елда Калинин исемендәге колхоз (Алёшкин Саплык авылы) составында. 1993 елдан – Калинин исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2008 елдан – “Алёшкино” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Колос” агрофирмасы филиалы, аннары “Корм Дрожжановский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), 2015 елдан “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда – җидееллык, 1966 елда – сигезьеллык (1993 елда яңа бина төзелә), 2003 елда башлангыч мәктәп (хәзер Алёшкин-Саплык урта мәктәбе филиалы) итеп үзгәртелә.

Авылда китапханә (1996 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, клуб (мәктәп бинасында), мәчет (2001 елдан) бар.

Клуб каршында “Миләшкәй” театр коллективы (2002 елдан) эшли.

Халык саны

1850 елда – 692,
1897 елда – 990,
1913 елда – 1399,
1920 елда – 1255,
1926 елда – 971,
1938 елда – 366,
1949 елда – 912,
1958 елда – 496,
1970 елда – 470,
1979 елда – 360,
1989 елда – 155,
2002 елда – 116,
2010 елда – 80,
2018 елда – 63 кеше (татарлар).